news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч икмәк пешерүчеләре Сабан туена әзерләнә

Район үзәгендә Сабан туе көнендә икмәк пешерү комбинаты продукциясен өч ноктада сату оештырылачак.

(Кайбыч, 12 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч икмәк пешерү комбинаты район халкына егерме елдан артык хезмәт күрсәтә. Шул еллар дәвамында биредә икмәк пешерү, аның сыйфатын яхшырту буенча бай тәҗрибә тупланган, дип яза җирле басма.

Әле шушы араларда гына узган җыелышларында да ипи, икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре җитештерүнең сыйфатын яхшырту хакында сүз барды, халкыбызның йөзек кашы булган Сабан туе бәйрәменә әзерләнү хакында да фикер алыштылар. Җыелышны алып барган икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин әйтеп узганча, икмәк пешерүчеләрнең хезмәт хакы җитештергән продукция күләменә, аның сыйфатына бәйле. Биредә күп нәрсә кеше факторына бәйле. Бер сменада ипи уңса, икенчесендә киресенчә булырга да мөмкин. Район үзәгендә Сабан туе көнендә икмәк пешерү комбинаты продукциясен өч ноктада сату оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100