news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч игенчеләре уракка төште

Бу атнада район игенчеләре урып-⁠җыю эшләрен башлап җибәрде.

(Кайбыч, 27 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычның уңдырышлы туфрагына көздән салып калдырылган бодай басуларында тук башаклар шавы ишетелә. Алар инде өлгергән, димәк, урып-җыяр чак җиткән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан, бүген уракка төштек, дигән шатлыклы хәбәр алуга ук, Мәлки якларына юл тоттык, дип хәбәр итә район газетасы.

Монда 173 гектар мәйдандагы көзге бодайны суктыра башлаганнар. Әнә, рәт-рәт булып, комбайннар килә, артларыннан тузан өермәсе генә кала. Көне дә урак өчен менә дигән, кызу, яңгырсыз. Игенчеләре дә таныш. Тәҗрибәле механизатор, ел саен комбайнчылар арасында барган ярышта алдынгылар сафында атлаучы Альберт Лазарев “Мега Класс” комбайнында улы Артур белән бергә эшли. Уракны җиңел кулдан алар башлап җибәрде. Шул ук маркадагы комбайн иярләүче Леонид Батманов ярдәмчесе Вениамин Батманов белән бергә эшли. Ә “Нью Холланд”ларда әтиле-уллы Иван һәм Юрий Даниловлар, Харис һәм Дамир Хәбибуллиннар экипажы! Игенчеләр буынының дәвамлы булуы күңелдә горурлык хисләре уята. “Акрос” штурвалы артында – Александр Поляков белән ярдәмчесе Юрий Баринов, Илдар Шәрәфиев белән Илнур Биктимеров. Комбайннардан игенне тагылмалы “КамАЗ”да ташучы Алексей Блиновның да өлгер икәнлеге әллә каян күренеп тора. «Дубрава» җәмгыятенең Хуҗа Хәсәндәге филиалы директоры Валерий Поляков әйтүенчә, башка “КамАЗ”лар әлегә терлек азыгы хәзерләүдә эшли.

Баш агроном Рәмис Хәкимов әйтеп узганча, эш фронты зур.

– Безнең филиалда бөртекле, бөртекле- кузаклы культуралар 6357 гектар мәйданны били. Шуларның 2112 гектары – көзге, 4245 гектары – сабан культуралары, – диде ул.
«Дубрава» җәмгыятенең Арыслан авылы янындагы басуларында да уракка мәлкилеләр белән бер көнне төштеләр. 101 гектарлы көзге бодай кырында дүрт комбайн эшкә көннең икенче яртысында керешкән. Иң беренче булып кырга “Мега Класс” комбайнында Илшат Зиадиев экипажы кергән.

– Минем төп эш урыным Кайбыч янгын сүндерү частенда. 2012 елдан башлап урак вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп килдем, быел үзем штурвал артына утырдым. Ярдәмчем – улым Ирек. Урып-җыю чорында комбайнда эшләү мөмкинлеге тудырган өчен коллективыма, икенче филиал директоры Радик Миңнуллинга рәхмәтлемен, – диде Илшат.

Бу басуда “Мега Класс”та шулай ук алдынгы комбайнчылар сафында йөргән Вячеслав Туртыгин ,“Нью Холланд”та Валерий Савельев, “Акрос” та Сергей Шулаевлар экипажлары бердәм рәвештә эшкә керешкән. Ярдәмчеләре – Дмитрий Мухин, Андрей Савельев, Олег Тутаев.

– Бездә дә эш күләме җитәрлек. Бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар барлыгы 7054 гектарда игелде. Шулардан 1875 гектары – көзге, 3300 гектары – сабан культуралары. Арпа, борчак, солы, кукуруз басулары да зур. Бу кырда һәр гектардан уртача 26 центнер уңыш чыга, – диде баш агрономнары Рәис Мингазиев.

– Арыслан авылы кырларында бер тирәдә 600 гектар мәйданда төрле көзге культуралар үсә. Бүген эшнең башы гына, дүрт комбайнга ике “КамАЗ”да Евгений Зубарев белән Алексей Сапаркин бөртекне ташып өлгертеп торалар. Алдагы көннәрдә аларга хәзерге вакытта сенаж салуда эшләүче калган шоферлар да кушылачак, – диде Арыслан, Колабирдедәге управляющий Минхәлим Бикбов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100