news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч игенчеләре район тарихында беренче тапкыр 100 мең тонна ашлык җыеп алды

Татарстан кырларында биш миллион тонна ашлык үстерелгән икән, димәк, монда Кайбыч уңганнарының да өлеше саллы.

(Кайбыч, 26 сентябрь, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары»,  Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч игенчеләре район тарихында беренче тапкыр 100 мең тонна ашлык җыеп алды, дип яза район газетасы.

Һәр атна саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узучы киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та бу юлы чыгышында Кайбычта рекордлы уңыш үстерелүе хакында әйтте. Татарстан кырларында биш миллион тонна ашлык үстерелгән икән, димәк, монда Кайбыч уңганнарының да өлеше саллы.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч белән җитәкчелек итә башлавының беренче елларыннан – 2012 елдан ук авыл хезмәтчәннәре алдына 100 мең тонна ашлык үстерү бурычын куя килде. Әмма соңгы елларда һава торышының бер дә игенчеләр файдасына булмавы, яңгырларның зарыктырып кына явуы көткән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Салкыннарда уңышлы кышлаган уҗымнар, иртә яздан җир куенына салынган алтын бөртекләр тигез шытымнар бирсә дә, корылык барыбер үзенекен итте. Югыйсә, агротехник чараларны төгәл үтәп бардылар, туфрагын да вакытында эшкәрттеләр, корткычларга, чүп үләннәренә каршы көрәш тә тулы көченә барды. Корылык дип берәү дә кул кушырып утырмады анысы, булган уңышны җыеп алырга туры килде. Быел игенчеләргә бәхет елмайды: бөртеклеләрнең һәр гектары 38 центнер уңыш белән шатландырды.

– Уңдырышлы туфраклы, алтын куллы уңган кешеләр яшәүче туган ягым Кайбычта иген кырларыннан 100 мең тоннадан артык ашлык үстерү, чыннан да, минем иң зур хыялым иде. Бәлки, кайберәүләр аның тормышка ашачагына шикләнеп тә карагандыр, әмма мин аның шулай булачагына тирән ышандым, –диде Альберт Рәхмәтуллин. – Чөнки «Гөбенә» агрофирмасында директор булып эшләгән елларымда ук Кайбычның игенчелек өлкәсендә потенциалы зур булуын аңлаган идем. Үзегез дә хәтерлисездер, ул елларда да безнең агрофирма уңдырышлылык буенча районда гына түгел, республикада да лидерлар арасында иде, диде Альберт Рәхмәтуллин.

Быелгы уңышка озак киленде, аның нигезендә әллә ничә еллар буена дәвам иткән тырышлык, тәҗрибә ята. Рекордлы уңыш өчен барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә: җитәкчеләргә, агрономнарга, игенче-механизаторларга, иген язмышын хәл итүдә катнашучыларның барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Без булдырдык! Бу – барыбызның да уртак җиңүе! Тир түгеп, җитди таләпләр куеп эшләүнең матур нәтиҗәсе бу. Комбайнчыларыбыз, чыннан да, кыр корабларының капитаннары кебек, җир белән бер сулышта диярлек эшләде. Рәхмәтнең иң зурысы – аларга!

Әлеге мәкаләне газетага әзерләгәндә, «Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе» директоры Илгиз Моглиев та редакциягә шатлыклы хәбәрен җиткерде.

– Без үзебезнең элеваторга 60 мең тонна ашлык кабул итеп алдык. Бу да моңа кадәр Кайбыч тарихында күрелмәгән хәл. Алтмышынчы мең тонна игенне «Дубрава» җәмгыятенең икенче филиалында эшләүче «КамАЗ» шоферы Равил Бикчәнтәев китерде. Без аңа бүләк тә тапшырдык. Предприятиенең әле тагын биш мең тонна ашлык кабул итәргә мөмкинлеге бар, – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100