news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч игенчеләре кырга чыгарга әзер

Район башлыгы язгы кыр эшләренә старт бирелүен игълан итте, механизаторларга эшләрендә уңышлар теләде.

Кайбыч игенчеләре кырга чыгарга әзер

(Кайбыч, 15 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Быел Кайбыч игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген “Татагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендәге махсус комиссия тикшерде. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Быелгы үзара тикшерү 12 апрельгә туры килде. Һәр елдагыча комиссия үз эшен “Туган як – Агро” хуҗалыгыннан башлады. Алар көн дәвамында “Дубрава”, “Алтын кырлар”, “Гөбенә” агрофирмаларында, “Подберезье” хуҗалыгында техниканың әзерлеген карадылар, механизаторлар белән очрашып, әңгәмә үткәрделәр.

Комиссия эшендә шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров, “Татагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов, катнашты.

Альберт Рәхмәтуллин районда бүгенге көннән язгы кыр эшләренә старт бирелүен игълан итте, механизаторларга эшләрендә уңышлар теләде. Бүген “Туган як – Агро” хуҗалыгында, “Дубрава” агрофирмасының Федоровское бүлекчәсендә, “Алтын кырлар” агрофирмасының Иске Чәчкаб бүлекчәсендә тырмалау эшенә керештеләр инде.

Үзара тикшерү нәтиҗәсендә “Гөбенә” агрофирмасына беренче, “Туган як – Агро”, “Подберезье” хуҗалыкларына икенче, “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмаларына өченче урын бирелде. “Кайбыч Агрохимсервис” җәмгыяте дүртенче урында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100