news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч хуҗалыгын су буендагы җәйге лагерьда маллар тоткан өчен судка биргәннәр

Хуҗалык җитәкчесе исә маллар яткылыгын суга зыянлы дип санамый һәм прокуратура таләбен үтәп корылмаларны күчерергә җыенмый.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кайбыч районы прокуратурасы “Ак Барс Кайбицы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сулыкларга кагылышлы законнарны үтәвен тикшергән. Хуҗалыкның  мөгезле эре терлек тота торган җәйге 3 лагеры Гөбенә елгасыннан 4-17 метр ераклыкта урнашкан булуы ачыклана.

Терлекләрне сусаклагыч зоналарда коендыру, су буйларында җәйге лагерьлар булдыру закон тарафыннан тыела. Тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, Кайбыч прокуратурасы сусаклагыч зонадан эре мөгезле терлекләр яши торган лагерьларны сүттерү өчен судка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Кайбыч районы прокуроры Руслан Заһретдинов хәбәр итте.

“Су кодексы нигезендә, җәйге лагерьларны су буйларына урнаштыру катгый тыелган. Чөнки анда булган тирес яңгыр яуса яки башка сәбәпләр аркасында елгага агып төшәргә мөмкин. Бу исә, үз чиратында, судагы хайваннарга һәм үсемлекләргә зыян салуы бар. Сулыклар кодексы нигезендә,  мөгезле эре терлекләр лагерьларын кимендә, хәтерем ялгышмаса, 40 метр ераклыкта урнаштырырга һәм аннан тиресләр агып төшмәсен өчен махсус ванналар куярга, җиһазландырырга кирәк”, - диде прокурор. Аның сүзләренчә, су буйлары, кимендә 20 метр ераклыкта барлык корылмалардан да азат һәм кешеләр өчен ачык булырга тиеш.

“Ак Барс Кайбицы” җитәкчесе Юрий Осипов сүзләренчә, бу корылмалар биредә инде 50 ел тора. “Әлеге җәйге лагерьларны күчерергә минем ул кадәр финанс мөмкинлекләрем юк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә мин 25 ел эшлим, корылмалар мин эшли башлаганда ук бар иде, урыныннан күчмәгән. Мин аны кая да булса күчерергә уйламыйм”, - диде ул. Юрий Осипов фикеренчә, 50 ел дәвамында маллар әлеге лагерьларда яшәп, зыяны булмаган, быел гына зыянлыга әйләнгән. Мин суга таба 1 метрга да корылмаларны күчермәдем, зыянын күрмим, диде җитәкче әңгәмә барышында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100