news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләүгә кереште

Барлык хуҗалыклардагы техниканы карап чыкканнан соң, комиссия әгъзалары “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең өченче филиалана беренче урынны бирде.

(Кайбыч, 11 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләүгә кереште, дип яза район газетасы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән ел саен яшел уракка чыгар алдыннан техниканың әзерлеген тикшерелә. Махсус комиссия терлек азыгы урып-җыю техникасының, сенаж базларының, яшел масса ташучы автомобильләрнең, базда аны тыгызлап торучы тракторларның әзерлеген карый.

Безнең районда үзара тикшерү “Татагрохим” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин рәислегендә комиссия уздырды. Үзара тикшерү барышында шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Барлык хуҗалыклардагы техниканы карап чыкканнан соң, комиссия әгъзалары “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең өченче филиалана беренче урынны бирде. Беренче-икенче филиаллар – икенче, “Яңа юл” хуҗалыгы – өченче урында.

Шул ук вакытта өченче филиалның Мәлки бүлекчәсенә караган күпьеллык үлән кырында район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, зоотехниклары катнашында терлек азыгы хәзерләүгә багышланган киңәшмә үтте. Биредә Альберт Рәхмәтуллин яшел уракка старт бирелүен игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100