news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч халкы референдумда активлык күрсәтә

Иртәнге сәгать җидедә Кайбыч районының барлык 17 авыл җирлегендә дә үзара салым буенча референдум башланды, барлыгы 32 сайлау участогы эшли.

(Кайбыч, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Луиза Сөнгатуллина). Авылларны яшәтүгә, аны халык һәм хөкүмәт ярдәме белән төзекләндерүгә юнәлдерелгән үзара салым программасында кайбычлылар алтынчы елын катнаша. Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 10495 сайлаучы теркәлгән. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы сайты хәбәр итә.

Авыл халкы мөһим эшләрне иртәдән үк башлап җибәрергә күнеккән инде. Шуңа да иртәнге якта сайлаучылар аеруча активлык күрсәтә. Район территориаль сайлау комииссиясе рәисе Ильяс Галиуллин хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать унга барлык сайлаучыларның 31,40 проценты, ягъни 3295е сайлау участокларында үз тавышларын бирде. Алар референдумга бәйрәмгә килгән кебек килә.

"Мин үзем Олы Кайбыч авылында яшим, лаеклы ялга чыкканыма да күптән инде, 68 яшь мин,- диде Дания апа Миңнуллина.- Референдумга шатланып килдем. Чөнки туган авылым өчен киләсе елда да зур эшләр башкарылачак бит. Шушы авылда туып-үстем. Кайбычның район булып оешуына 25 елдан артык вакыт узып китте. Ул минем күз алдында танымаслык булып үзгәрде".

Президентыбыз программалары ярдәмендә әллә никадәр объект сафка басты. Ә үзара салым программасы авылларны тагын да матурайта, төзекләндерә, ди ул.

Референдум барлык авыл җирлекләрендә дә оешкан төстә дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100