news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч гармунчылары лауреат исеменә лаек булды

Кайбыч гармунчылары лауреат исеменә лаек булды

(Кайбыч, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары").

Чувашстан Республикасының Комсомол районындагы Урмай авылы мәдәният йортының этнографик үзәк базасында милли халык уен коралларында уйнаучыларның "Уйнагыз, гармуннар!" икенче төбәкара конкурсы узды. Әлеге бәйге "Чувашстан Республикасы Милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының төп чаралары планы нигезендә оештырылды.

Оста гармунчыларны ачыклау максатындагы әлеге бәйгедә Чувашстан, Татарстан, Мари-Эл республикалары, Ульяновск өлкәсеннән килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Анда Чүти авылыннан үзешчән фольклор коллективы гармунчысы Ринат Исламов “Үзем уйныйм һәм җырлыйм” номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.Ә Олы Тәрбиттән Геннадий Солтанов – "Үзем уйныйм" номинациясенең беренче дәрәҗәдәге лауреаты. Алар һәм Кече Урсактан Ильяс Гәрәев 27 октябрьдә Мамадышта үткән Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесенең йомгаклау туры һәм гала-концертында да уңышлы чыгыш ясады. Өчесе бергә гармунда уйнап, лауреат исеменә лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100