news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч фермеры: “Хәзер бездә урак өсте, чебиләр чыга”

Кош-⁠корт сатып алучылар сатып алу бәяләренең бер өлешен субсидия буларак кире кайтару буенча республика программасында да катнаша ала.

(Кайбыч, 6 май, “Татар-⁠информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Яз ахырлары, җәй башларында авыл урамнарындагы хәтфәдәй яшел чирәмдә каз бибиләре күренә башлый. Хәзер үз өендә каз асрап, оясы белән бибиләр үстерүчеләр булса да, бик сирәктер ул. Базардан күпме кирәк, шул кадәр сатып аласың да, рәхәтләнеп үстерәсең. Сары йомшак чебиләрне дә тавык чыгарганны көтәсе юк, базардан кирәк икән бер көнлеген, бераз үскәнрәген сайлап аласың. Авыл апаларына эш арткан кебек, кош-⁠корт сатучылар өчен дә иң кызу чор җитте. Бу хакта “Кайбыч таңнары” газетасы сайты хәбәр итә.

Бер урында бу кадәр чебине күргәнем юк иде әле. Санасаң, күпме икән алар: мең, ике мең, әллә аннан да күбрәкме? Әле ике-өч көнлек кенә булсалар да, үзләре тереләр,йөгерешәләр, чырык-чырык киләләр. Афанасьевка авылындагы инкубаторда мин. Олы Кайбыч авылында яшәүче фермер Зөфәр Гобәев биредә кош-корт үрчетә башлаган. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр белән даими элемтәдә торучы район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина белән бергә бардык анда. Фермердан эшчәнлеге турында сораштырырга да җай чыкты.

– Мин туксанынчы елларда ук үз эшемне башлап җибәргән идем инде.Төрле тармакларда көчемне сынап карадым. Башта халыкка транспорт хезмәте күрсәттем. Вакыт узган саен, авыл җирендә яшәп, авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнү отышлырак булыр, дигән фикергә килдем. Гаиләдә киңәшеп, кош-кортлар үрчетү, аларны бераз үстереп, сатуга чыгарырга булдым. Бу фикерем белән узган ел район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт, ул минем инициативаны хуплады, эшемне башлап җибәрергә элеккеге “Кайбыч” совхозының ашханәсе бинасын арендага алырга ярдәм итте, шәхси хуҗалыгымны төзү өчен Афанасьевка авылыннан 75 сутый җир алырга рөхсәт бирде. Шул ук елны, бинаны ремонтлап, 650 йомырка сыйдырышлы инкубатор алып кайтып урнаштырдым. Канаш шәһәрендәге кошчылык фабрикасыннан каз йомыркалары алып кайттым, 2700 баш тәүлеклек чебиләр алдым. Аларны, бер айга кадәр үстереп, Кайбыч, Апас районнары авыллары халкына саттым. Кошлар тоту урынын киңәйтү максатында, узган ел тагын 144 квадрат метрлы бина төзедем. Чеби-бибиләрне бер айга кадәр үстереп сатуның сезонлы эш булуын истә тотып, ит һәм сөт җитештерү юнәлешендә дә эшләргә булдым. Моның өчен, сигез баш сыерга исәпләнгән бина төзедем. Хәзерге вакытта ике сыер савыла, ике тана бозауларга тиеш. Киләчәктә сыер лар санын сигез башка җиткерергә уйлыйм. Симертүдә биш баш үгезем бар. Шулай ук 250 баш күркә, 5700 баш ярымбройлер чебиләр үсә. 650 йомырка сыйдырышлы инкубаторлар санын да дүрткә җиткердем. Аларга каз йомыркалары урнаштырдым, май азагында чыгачак. Быел ике-өч меңләп каз бәбкәсе чыгарырга уйлыйм. Крестьян-фермер хуҗалыгы буларак, салым инспекциясендә теркәлдем. Шуңа күрә, миннән кош-корт сатып алучылар аларны сатып алу бәяләренең бер өлешен субсидия буларак кире кайтару буенча республика программасында да катнаша ала, – дип үз эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырды Зөфәр Гобәев.

– Боларның барысын да карап, ашатып ничек өлгерәсез? – дип кызыксынды Эльвира Заһидуллина. – Үзем генә өлгермәгән дә булыр идем, тормыш иптәшем Ильмира, мәктәптә укучы кызларым ярдәм итә. Үсә төшкәч, өченче кызым да аларга кушылыр дип уйлыйм, әлегә ул балалар бакчасына йөри. Максат куйгач, бар эшне дә җай белән башкарасың икән ул, – диде фермер.

– Бу кадәр малны ашатырга азык ничек җиткерәсез?

 – Күркәләр өчен катнашазыкны Себердән, чебиләргә Йошкар-Ола шәһәреннән кайтарабыз. Мөгезле эре терлекләргә дә азыкны сатып алам. Киләчәктә чәчүлек җире алырга планлаштырам, шуның бер өлешенә бөртекле культуралар, икенчесенә печән чәчәргә теләк бар, – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100