news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч эшмәкәрләре - «Алтын йөзлек»тә

Кайбыч эшмәкәрләре Сөләйман Гафиятуллин белән Рәзинә Ибәтуллина да бар. Тантанада аларга көмеш күкрәк билгесе һәм диплом тапшырдылар.

(Кайбыч, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасында “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек – 2017” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Республика буенча җиңүчеләр арасында Кайбыч эшмәкәрләре Сөләйман Гафиятуллин белән Рәзинә Ибәтуллина да бар. Тантанада аларга көмеш күкрәк билгесе һәм диплом тапшырдылар. Татарстанда бизнесның үсешенә ярдәм итү, эшмәкәрлек эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә статусын күтәрү максатында ел саен оештырылучы әлеге бәйге ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Анда безнең районның дүрт эшмәкәре – «Төзелеш» номинациясендә Сөләйман Гафиятуллин, «Яшь эшмәкәр»дә Тимур Яруллин, «Транспорт»та – Рәзинә Ибәтуллина, «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» буенча Турминскийдан Надежда Ермолаева катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot