news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт уңышлары белән каршылый

Кайбыч электр челтәре коллективы эшчәнлегенең төп максаты – район халкын электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү.

(Кайбыч, "Кайбыч таңнары", 20 декабрь, Людмила Путятинская). Кайбыч энергетиклары һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт уңышлары белән каршылый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Бу елга планлаштырылган барлык эшләрне дә башкарып чыктык. Районда изоляцияләнгән чыбыклы электрүткәргечләр саны елдан-ел арта бара. Аларның барысы да заман таләпләренә туры килә. Быел 2,1 чакрым озынлыктагы шундый үткәргечләр суздык һәм 95 агач багананы алыштырдык", – диде Кайбыч электр челтәре начальнигы Равил Вишняков.

Коллективның башка уңышлары да бар. Алар нәтиҗәсендә авылларны электр энергиясе белән тәэмин итү яхшырган. Мәсәлән, электр линияләрендәге аварияләр саны ике тапкырга кимегән. 2017 елда – 75, быел шундый 36 очрак булган.

Аварияләрне бетерү өчен вакыт та азрак таләп ителгән. Җәй көне аеруча проблемалы участокларда 10 киловольтлы линияләрдә яңа җайланмалар – реклоузерлар урнаштырганнар. Алар кирәк чагында билгеле бер участокта гына электрны сүндерергә мөмкинлек бирә. Линиядәге төзексезлек турында электромонтерлар диспетчердан белә ала.

Энергетикларның кайгыртуын быел аеруча Чүкри-Алан, Арыслан, Яңа Питрәки авылларында яшәүчеләр тойган. Аларда электр линияләре яңартылган. Әлеге программада катнашу дәверендә 40 процент чыбыклар изоляциялегә алыштырылган.

Энергетиклар утны сүндермичә генә эшләү технологиясен дә үзләштергән. Электрик багана башында эшли, ә өйләрдә ут яна. Мондый хәвеф-хәтәрне булдырмас өчен, энергетиклар махсус саклагыч җайланмалардан файдалана.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100