news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч егетләре хәрби җыеннан кайтты

Җыенның максаты – булачак ил сакчыларын хәрби хезмәткә әзерләү.

(Кайбыч, 9 июнь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары",  Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы мәктәпләренең 10нчы сыйныфын тәмамлаган егетләр ел саен биш көнлек хәрби җыенга җыела. Анда укучылар бер атна дәвамында солдат тормышы белән яши. Җыенның максаты – булачак ил сакчыларын хәрби хезмәткә әзерләү, аларны патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик яктан әзерлекләрен ачыклау.

Җыен барышында егетләр төрле спорт ярышларында осталыгын күрсәтте, стройда йөрде, Калашников автоматын вакытка сүтеп җыю, төз атуда, медицина ярдәме күрсәтүдә осталыкларын күрсәтте, төрле занятиеләрдә шөгыльләнде. Һәр елдагыча, алар янына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин барды.

"Хәрби җыеннан алган тәэсирләр күңелдә озак саклана ул. Әле дә хәтеремдә, 1992 елда без дә нәкъ менә шушы урында җыенда катнашкан идек. Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән вакытта монда алган күнекмәләр кирәк булачак әле сезгә. Өйрәнүләр авыр булса да, армиядә җиңел булыр. Сезнең кебек әзерлек мәктәбен үткән егетләребезгә карата часть командирларыннан бер тапкыр да тәнкыйть сүзләре килгәне юк. Алар үрнәгендә сез дә Ватан алдында үз бурычыгызны намус белән үтәрсез дип ышанам", – диде Альберт Илгизәрович.

Егетләр палаткаларда яшәде, ашарга да үзләре пешерде.

"Монда безнең өчен барлык шартлар да тудырылган, көннәр генә салкынча булды. Көндез көннең үткәнен сизми дә калдык, чөнки һәр минут исәптә, җыен программасы тыгыз иде. Без төрле спорт ярышларында үзебезне күрсәттек.Калашников автоматыннан ату өчен Апаска алып бардылар", – диде Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Рәсим Ильясов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100