news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән җиңү белән кайтты

II Республика вокаль һәм инструменталь классик музыкасы бәйге-⁠фестивалендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җитмештән артык бала катнашты.

(Кайбыч, 2 декабрь, "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”, Ләйсән Саттарова). Казанның Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбендә «Sempre vivo» («Всегда жив») II Республика вокаль һәм инструменталь классик музыкасы бәйге-⁠фестивалендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан җитмештән артык бала катнашты, дип яза район газетасы.

Талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне барлау, мәдәнияткә һәм сәнгатькә кызыксыну уяту, музыкаль белем бирүнең дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелгән әлеге бәйгедә район балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да актив катнашты. Апалы-⁠сеңелле Азизә һәм Назилә Гыйрфановалар «Фортепиано ансамбле» номинациясендә «Хор Славься!» һәм «Светит месяц» көйләрен уйнады. Алар III дәрәҗә лауреат исеменә һәм истәлекле сынга лаек булды. Адилә Гаттарова һәм Азизә Гыйрфанова, «Вальс» һәм «Тәфтиләү» көйләрен уйнап, II дәрәҗә диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Аларның барысы да Иске Чәчкаб авылы кызлары. Укытучылары Резидә Хисамова Рәхмәт хатына лаек булды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100