news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеген чагылдырган макет ясау бәйгесе үткәрелде

Нәтиҗәдә, беренче урынны Раил Вафин яулады.

(Кайбыч, 13 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Ләйсән Саттарова). Кайбыч районының «Миләшкәй» балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеген чагылдырган макет ясау бәйгесе үткәрелде, дип яза район матбугаты.

“Миләшкәй” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча максатчан эш алып барыла. Тәрбиячеләр нәниләр белән иминлек дәресләре, инструктажлар, төрле спорт-⁠күңел ачу чараларын, конкурслар үткәрәләр, юл билгеләре белән танышу максатында урамга да чыгалар. Әле күптән түгел генә үткәрелгән юл хәрәкәте иминлеген чагылдырган макет ясау бәйгесендә дә балалар һәм аларның әти-⁠әниләре бик теләп катнашты. 

Әлеге бәйгегә өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче сабыйлардан егермедән артык эш кабул ителде, аларның һәрберсе үзенчәлекле итеп ясалган. Нәтиҗәдә, беренче урынны Раил Вафин яулады, икенче урынга Илсинә Хәмидуллина, өченчегә Зөләйха Хәмидуллина лаек булды. Аларга Мактау кәгазьләрен Кайбыч ЮХИДИе инспекторы Илфат Әхмәтов тапшырды. Макет ясап алып килгән калган балаларга да сертификатлар тапшырылды. Әлеге эшләр барысы да балалар бакчасындагы юл хәрәкәте иминлеге почмагында урын алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100