news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан медальләр белән кайткан

9-10 декабрьдә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә яшүсмерләр арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” дигән республика ярышларының финал этабы булды

(Кайбыч, 17 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан медальләр белән кайтты, дип яза җирле басма.

9-10 декабрьдә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә яшүсмерләр арасында “Татарстанның бадминтон өметләре” дигән республика ярышларының финал этабы булды. Бу хакта район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр итте.

Әлеге ярышта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-педагогы Юрий Григорьев җитәкчелегендәге Федоровское мәктәбе командасы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Егор Григорьев көмеш медаль яулады, Ралина Сергеева һәм Максим Ситнов исәбендә берәр бронза медаль. Бу көнне яшь бадминтончыларның 2017 елдагы чыгышларына нәтиҗә дә ясалды. Анда ел дәвамында үткән дүрт ярыш нәтиҗәләре исәпкә алынып, спортчыларның рейтингы төзелде. Нәтиҗәдә, 2006-2007 елгылар арасында Максим Ситнов аерым һәм парлы разрядларда өченче урынга чыкты. 2008 елгы яшь категориясендә Егор Григорьев, Ралина Сергеева һәм Катерина Иванова парлы разрядта икенче булдылар. Медальләр, дипломнардан тыш, барлык призерларга Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясеннән кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100