news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты

Әлеге ярышларда 2006-2007, 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар үзара көч сынашты.

(Кайбыч, 19 июнь, Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кайбыч бадминтончылары республика ярышыннан җиде медаль белән кайтты, дип яза район газетасы.

Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, районыбыз бадминтончылары июнь башларында Чистай шәһәрендә үткәрелгән “Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышының икенче этабында катнашты.

Әлеге ярышларда 2006-2007, 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар үзара көч сынашты. Анда, район данын яклап, Федоровское мәктәбенең Юрий Григорьев һәм Мөрәле төп мәктәбенең Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге командалары чыгыш ясады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Егор Григорьев – ике көмеш, Максим Ситнов һәм Катерина Иванова – берәр көмеш һәм бронза яулаган, Ралина Сәгыева исәбендә бер көмеш медаль. Яшь спортчыларыбыз бу ярышлардан җиде медаль белән кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100