news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч бадминтончылары ике - көмеш, дүрт бронза медаль яулап кайтты

9-10 сентябрьдә Казан шәһәрендә республиканың 300 иң яшь спортчысы катнашында “Татарстанның бадминтон өметләре” дип аталган ярыш узды.

(Кайбыч, 18 сентябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). 9-10 сентябрьдә Казан шәһәрендә республиканың 300 иң яшь спортчысы катнашында “Татарстанның бадминтон өметләре” дип аталган ярыш узды, дип яза җирле басма.

Әлеге ярышта Кайбыч районы бадминтончылары ике көмеш, дүрт бронза медаль яулап кайтты.

Бәйге малайлар һәм кызлар арасында ике яшь категориясендә барды: 2006-2007, 2008 елда туганнар һәм алардан яшьрәкләр. Бу ярышларда, безнең район данын яклап, Федоровское, Борындык, Мөрәле мәктәпләренең Юрий Григорьев, Хәмзә Юнысов һәм Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге җыелма командасы чыгыш ясады. Ике көн дәвам иткән кискен көрәш нәтиҗәләре буенча Федоровское мәктәбе укучылары Ралина Сәгыева һәм Катерина Иванова көмеш медальләргә лаек булдылар, авылдашлары Егор Григорьев һәм Максим Ситновлар исәбендә - икешәр бронза медаль. Безнең тагын берничә укучыбыз, медальләрдән бер адымда гына калып, 5- 8 урыннарны алдылар. Алар — Федоровскоедан Арина һәм Никита Алексеевлар, Григорий Вавилов, Борындыктан Илдан Тимергалиев, Азат Шәмсетдинов, Илүзә Хуҗина һәм Айсылу Әбләизова, Мөрәледән Мәдинә Мадаминова, Миләүшә Гобәева, Алия Зәйнуллина, Милана Гермашина һәм Ислам Әхмәтҗанов. Бадминтончыларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100