news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләүне дәвам итә

“Дубрава” агрофирмада быел 16375 тонна силос салу планлаштырылган.

Кайбыч авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләүне дәвам итә

(Кайбыч, 15 октябрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сунгатуллин). Кайбыч районы механизаторлары терлек азыгы хәзерләүне дәвам итә. “Дубрава” агрофирмасының Бәрлебашы басуында кызу темплар белән кукуруз уру дәвам итә. Бу агрофирмада быел 16375 тонна силос салу планлаштырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“ДОН” комбайнында Сергей Петров яшел массаны урып, автомобильләргә төяп бара. “КамАЗ” шоферлары Ирек Нәҗмиев, Илгиз Габитов, Мөдәрис Шаһивәлиев сусыл азыкны силос базына ташый. "Фентд" тракторчысы Виталий Иванов баздагы яшел массаны тыгызлый.

– Кукурузны ике атна элек ура башлаган идек. Иң элек 100 гектарлы мәйданны урып, базга салдык, хәзерге басу 60 гектарны били. Анысын төгәлләгәч, Морза Бәрлебашы авылы янындагы 125 гектар мәйдандагы басуга күчәбез. Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, һәр минутны файдалы эшкә сарыф итәргә тырышабыз. Быел яңгыр вакытында яуды, азыкны мул хәзерләдек, кышлату чорына җитәчәк, – диде Мөдәррис Шаһивәлиев.

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлары буенча, 10 октябрьгә барлыгы 5960 тонна печән, 80,2 мең тонна сенаж, 35 мең тонна силос хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 27,8 центнер азык әзерләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100