news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбыч артистлары авылларга гастрольгә чыга

Җомга саен бер концерт куялар

 (Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Авыл халкының кичләрен ямьле итү, эш сәгатьләреннән соң ял иттерү максатында, Кайбыч районы мәдәният бүлеге авылларда концертлар оештыра.

Бу атна җомга Турминскийда концерт була. Узган атнаның җомгасында шундый концерт Олы Подберезье авылындагы мәдәният йортында үтте. Тамашачылар алдында төрле авыллардагы ансамбльләр чыгыш ясады. Алар аерым башкаручыларның чыгышларын да яратып карады, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot