news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч аграрийлары басуга чыгарга әзер

Нәтиҗәдә, “Дубрава” җәмгыятенең икенче, өченче филиаллары 37шәр балл туплап беренче урынга чыкты.

(Кайбыч, 15 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Кыш буе ап-ак кар астында яткан иген басулары ачылып килә. Димәк, тиздән басуларны яңгыратып куәтле техника язгы кыр эшләренә керешәчәк. Һәр елдагыча, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән, авыл хуҗалыгы техникасының кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә. Быел ул Кайбыч районында 13 апрельдә узды.

Татарстан буенча үзйөрешле һәм башка төр техниканың торышын күзәтү буенча идарә начальнигы Радик Закиров рәислегендәге махсус комиссия “Яңа юл” хуҗалыгы, “Дубрава” җәмгыятенең өч филиалында, “Подберезье” хуҗалыгында да техниканың торышына тиешле бәя куйды. Барлык хуҗалыкларда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирле җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып, хәлләрен, кыр эшенә нинди кәеф белән керешәчәкләрен, нинди проблемалар булуын белеште, алдагы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек теләде.

Нәтиҗәдә, “Дубрава” җәмгыятенең икенче, өченче филиаллары 37шәр балл туплап беренче урынга чыкты. Беренче филиал (36,5 балл) - икенче, “Яңа юл”, “Подберезье” хуҗалыклары өченче урында. Алар 35әр балл туплады. Район буенча уртача балл — 36,1.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100