news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кайбер төзәтмәләр кертелгән капиталь ремонт программасы киләсе атнада кабат якланачак
Быелгы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышында, аңа кайбер төзәтмәләр кертү зарурлыгы туган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 3 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда быелгы капиталь ремонт программасына кергән йортларның 96 процентында эшләр бара. Бу 2 мең 255 күпфатирлы йорт дигән сүз. 89 йортта эш әле башланмаган. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә капиталь төзекләндерү буенча 4 млрд. 159 млн. сумлык эшләр башкарылган (программаның 43 проценты). Ул бу саннар бер яктан куандырырлык булса да, сөенергә иртәрәк булуын искәртә. Хакыйкатьтә зур күләмдә эшләр башкарылуына карамастан, Дәүләт торак инспекциясенә хәзергә 453 млн. сумлык күләм буенча гына актлар тапшырылып, раслау узган. Районнарның Дәүләт торак инспекциясенә үз вакытында актлар юлламавын министр урыннарда документларның бик озак әзерләнүе белән бәйләп аңлатты. Моннан тыш, подрядчылар эшләрне тулы күләмдә башкарып чыкмый торып актларны рәсмиләштерми.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Министрлар Кабинетында узган видеокиңәшмәдә белдерүенчә, бүгенгә республикада 91 йортта капиталь төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган. Шуларның әлегә 19 ы гына Дәүләт торк инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган. Калган йортлар буенча кайбер төр эшләрне яңадан төзәтеп чыгасы, тиешле документларын рәсмиләштереп бетерәсе бар. Марат Хөснуллин йортлар әзер булган муниципалитетлар алдына кыска вакыт эчендә инспекция күрсәткән кимчелекләрне бетереп, аларны рәсмиләштерү эшен тәмамлау бурычын куйды.
Узган киңәшмәләрнең берсендә муниципалитет җитәкчеләренә төп эш күләмен җәй айларында башкарырлык итеп, капиталь ремонт графикларын яңадан карап чыгу бурычы йөкләнгән иде. Бу эш башкарылган. Программаны финанслауга килгәндә, барлык 4 чыганактан идарә компанияләре хисапларына күчерелгән финансларның гомуми күләме бүген 7 млрд. сумга якын. Подряд оешмаларына 3 млрд. сумнан артык акча күчерелгән булса да, башкарылган эшләр акты буенча казначылык аларга әлегә 638 млн. сум гына түләгән. Марат Хөснуллин 18 муниципаль берәмлекнең программаны тулысынча финанславын, бүгенге көндә торак милекчеләреннән бу максатларга җыелган финансларның 8 процентка артуына да басым ясады.
Быелгы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышында, аңа кайбер төзәтмәләр кертү зарурлыгы туган иде. Марат Хөснуллин бу эшнең тәмамлануын һәм киләсе атнада төзәтмәләр кертелгән документның Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондында кабаттан якланачагын хәбәр итте.
Эшне башкару гына түгел, аның хакында дөрес итеп һәм вакытында хисап та бирә белергә кирәк. Төбәкләрдә капиталь ремонт программаларын финанслауга саллы өлеш кертүче федераль фонд бу таләпне катгыйландыра бара. Марат Хөснуллин сүзләреннән аңлашылганча, бүген Мәскәүгә документлар тәкъдим итүдә мондый кыенлыклар бар. Татарстанга бу җәһәттән дәгъва белдереп, федераль фондтан ТР Президенты исеменә хат та алынган. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры ремонт буенча хисап документларының тиешле стандартлар буенча эшләнмәве һәм аның вакытында тапшырылмавы үзәктән килүче акчаларның кире алынуына китерәчәген тагын бер кат искә төшерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot