news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер төбәкләрдә шәригать кануннарын урнаштыру омтылышлары бар – Дамир Мөхетдинов

Дамир Мөхетдинов Иҗтимагый палата Россияне дөньяви дәүләт итеп саклауга кагылышлы проблемаларны хәл итү юнәлешендә эшләргә тиеш дип саный.

Кайбер төбәкләрдә шәригать кануннарын урнаштыру омтылышлары бар – Дамир Мөхетдинов
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Алмаз Биккол). Россиянең кайбер төбәкләрендә шәригать кануннарын урнаштыру омтылышлары бар. Иҗтимагый палатаның яңа составы шундый проблемаларны хәл итү юнәлешендә эшләргә җыена. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов белдерде.

Искәртеп үтәбез, бүген Россия Президенты Владимир Путин Иҗтимагый палата составын раслады. Исемлектә ике татар кешесе – Дамир Мөхетдинов һәм Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов бар.

Дамир Мөхетдинов Россия мөселманнарына гына түгел, ә бөтен Россия җәмәгатенә хас иң актуаль проблемаларга багышланган түгәрәк өстәлләр, семинарлар, конференцияләр уздырырга планнары булуын әйтте.

“Алар – дөньяви мәктәпләрдә дини дәресләр - ислам, православие, иудаизм укыту мәсьәләләре. Россияне дөньяви дәүләт буларак танып белү яки кайбер төбәкләрдә шәригать дәүләте төзергә омтылу күренешләре – аларда бу әйбер өлешчә тормышка ашырыла. Бу - хиҗаб һәм аның динебездәге урыны хакында фикерләү мәсьәләсе”, - дип саный иҗтимагый палата әгъзасы.

Дамир Мөхетдинов иҗтимагый палата әгъзасы буларак төбәкләрдә дин,фән эшлеклеләре белән очрашуын, лекцияләр белән чыгыш ясавын сөйләде.
“Мәсәлән, соңгы эшләрнең берсе - Россия мөселманлыгы: Евразия цивилизациясе шартларында өммәтнең гореф-гадәтләре китабы. Ул хәзерге заман тарихында Россия мөселманнарының урыны һәм роле турында фикерләү мәсьәләсе турында. Үземә билгеләгән шундый биремнәрем бик күп. Шулай ук җитәкчем мөфти Равиль Гайнетдин тарафыннан куелган биремнәр дә бар. Без төрле мөселманнар мәсьәләләрен Иҗтимагый палатага җиткерү өчен, сораштырулар уздырырга тырышабыз”, - дип сөйләде Дамир Мөхетдинов.

Ул нинди хезмәт өчен үзен Иҗтимагый палатага тәкъдим иткәннәрен белмәвен әйтте: “Моны мөфти Равиль Гайнетдиннән сорарга кирәктер. Чөнки Равиль хәзрәт безнең мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары диния нәзарәте исеменнән мине кандидат буларак тәкъдим итте. Владимир Владимирович Путин һәм аның администрациясе минем соңгы 20-25 ел өчендә башкарган эшләрем турында хәбәрдар. Бәлки, минем өченче тапкыр Россия җәмагәть палатасы әгъзасы булуымны дөрес дип тапканнардыр. Моңарчы мин Түбән Новгород өлкәсе буенча җәмагәть палатасы әгъзасы идем”, - дип белдерде Дамир Мөхетдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100