news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер рейсларны ябу Казан аэропорты эшендә чагылыш тапмады - аэропорт генераль директоры урынбасары

Ринат Гыйззатуллин эчке авиарейслар саны арта гына барачак, дип ышана

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Камил Асадуллин). «ЮТэйр» авиакомпаниясенең Мәскәүдән Казанга даими рейсларын гамәлдән чыгару һәм Finnair компаниясенең Хельсинки – Казан – Хельсинки рейсларын өч айга туктатып тору "Казан" Халыкара аэропорты эшендә чагылыш тапмаган. Бүген бу хакта брифинг барышында журналистларга аэропорт генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Гыйззәтуллин хәбәр итте.

«ЮТэйр»ның кайбер кыенлыклары бар, тик мин бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Гыйззәтуллин. Ул тиздән «ЮТэйр» урынына башка авиакомпания килер дигән ышаныч та белдерде.

Шул ук вакытта, генераль директор урынбасары эчке авиарейслар саны күбәя бара, дип билгеләп үтте. "Эчке очышлар, эчке туризм арта", - диде ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100