news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбер категория гражданнарга бушлай хосусыйлаштыру программасын озынайтырга тәкъдим ителә

Аерым категория гражданнар дигәндә, ятимнәр һәм авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр күз уңында тотыла.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы аерым категория гражданнар өчен хосусыйлаштыруны озайту тәкъдимен хуплый. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Михаил Мень шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Без Кырым, шул исәптән аерым категория гражданнар өчен бу дөрес эш дип саныйбыз", – дигән ул. Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренчә, аерым категориядәге гражданнар дигәндә, ятимнәр һәм авария хәлендәге йортлардан күченүчеләр күз уңында тотыла. "Сүз, бу программаны бер елга озайту турында бара", – дигән министр.

1992 елда башланган торакны түләүсез хосусыйлаштыру программасы 2007 елның 1 гыйнварына Россиянең яңа Торак кодексын кабул итү белән төгәлләнергә тиеш иде. Әмма шуннан соң аның вакытын биш тапкыр озынайтылды – беренчесендә 2010 елның 1 мартына, аннан – 2013 елның 1 мартына, 2015 елның 1 мартына, 2016 елның 1 мартына һәм соңгысында 2017 елның 1 мартына кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot