news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер хезмәткәрләр Аллаһы ризалыгы өчен эшли - “Хозур ТВ” җитәкчесе

Ришат Хәмидуллин яңа проектның бюджеты зур булмавын әйтте.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Беренче мөселман каналында Аллаһы ризалыгын өмет иткән, татар телен белгән журналистлар эшләячәк. Кайбер хезмәткәрләр Аллаһы ризалыгы өчен эшли, дип әйтте “Хозур ТВ” җитәкчесе, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин кичә “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган конференциядә. 

Ришат Хәмидуллин яңа проектның бюджеты зур булмавын әйтте. “Безнең кайбер хезмәткәрләр Аллаһы ризалыгы өчен эшли, - дип сөйләде телевидение җитәкчесе. - Журналистлар Татарстан буенча уртача хезмәт хакы ала. Хәзерге вакытта кирәкле техника сатып алу белән шөгыльләнәбез, бүгенге көндә проект өчен бер миллион чамасы акча тотылды. Без хөкүмәттән аерым эшли торган оешма, шуңа күрә безгә иганәчеләр ярдәм итә. Барысы да Аллаһы Тәгалә ихтыярында, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән калдырмый”.

“Хозур” телевидениесенә татар телен яхшы белгән, тәҗрибәле журналистлар туплыйбыз, - ди Ришат Хәмидуллин. - Күп очракта тел нечкәлекләрен белмәгән татар журналистлары да очрый. Ә ислам динен аңлап эш итүче журналистлар бик аз. Районнардан да белгечләр килә. Араларында телевидениедә эшләү тәҗрибәсе булганнар да бар. Хәзерге вакытта татар редакциясе туплана".


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100