news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер федераль трассаларда тизлек режимын арттырырга җыеналар

Транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов искәрткәнчә, тизлек лимитын киметү иминлекне арттырачак, чөнки аяныч нәтиҗәләрнең авырлыгы кимиячәк.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы 2020 елның язында федераль трассаның кайбер участокларында тизлек режимын арттырырга ниятли һәм моны штраф салынмый торган лимитны 20дән 10 километр сәгатькә кадәр киметү белән бәйләргә өметләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафиновка сылтама белән хәбәр итә.

Шул ук вакытта, шәһәр мохите күзлегеннән караганда, тизлек лимитын киметү иминлекне арттырачак, чөнки аяныч нәтиҗәләрнең авырлыгы кимиячәк, дип искәртә Алафинов.

«Хәзер шәһәрләрдә моны мөстәкыйль рәвештә эшләячәкләре аңлашыла: бөтен җирдә 40 км/сәг дигән билге куеп чыгып, син 60 км/сәг белән бардың дип әйтергә мөмкиннәр. Ул чагында җәмәгатьчелек шәһәр башлыгына сорау яудыра башлаячак. Бу мәсьәлә хакында фикер алышачакбыз», - дип өстәде ул.

ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников март аенда белдергәнчә, тизлекне тиешле нормадан сәгатенә 10 километрга арттырган өчен штраф санкциясе ел ярым эчендә кертелергә мөмкин.

Транспорт министрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсендә федераль участокларда максималь тизлекне сәгатенә 110 километрдан 130 километрга кадәр арттыру мәсьәләсе хакында фикер алышалар. Әмма фикер алышулар штраф салынмый торган лимитны киметү мәсьәләсендә тупикка барып терәлә, диде Алафинов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100