news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбер басмаларның сайтына керүчеләр саны кәгазь версиясе тиражыннан артык – А.Кузьмин

“Татмедиа” АҖ генераль директоры “Татар-информ” агентлыгының үсеш күрсәткечләрен билгеләп узды.

Кайбер басмаларның сайтына керүчеләр саны кәгазь версиясе тиражыннан артык – А.Кузьмин
Султан Исхаков

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте сайтларына 41 млн 605 мең 680 уникаль кулланучы кергән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде.

Ул "Татмедиа"сайтларына керүчеләрнең, 2015 ел белән чагыштырганда, 13,6 млн кешегә артык булуын билгеләп узды. Аның сүзләренә караганда, сайтларны куллану 49 процентка кадәр арткан.

Андрей Кузьмин шушы көннәрдә генә “Коммерсант”ның “Деньги и власть” журналының басма вариантын ябуы турында игълан итүен искәртеп, Татарстанда мондый юнәлеш күздә тотылмавын әйтте. “Чөнки безнең басмаларның тугры язылучылары бар, аеруча, кәгазь версиясен укырга гадәтләнгән өлкән буын вәкилләре. Шул ук вакытта соңгы елларда яңа юнәлешләрне һаман үстерәбез”, - дип белдерде ул һәм “Татмедиа” басмаларының һәркайсының басма варианттан тыш, үз сайтлары булуын искәртеп узды. “Сайтлардан кулланучылар – укучылар саны елдан-ел үсә бара. Күп кенә басмаларның сайтларына керү күрсәткече аларның тиражлары белән тиңләшеп кенә калмыйча, кайчак ул күрсәткечне узып та китә”, - дип белдерде медиахолдинг җитәкчесе һәм “Челнинские известия” газетасын мисалга китерде. Аның сайтын уникаль кулланучылар көненә 12 меңгә җиткән. Ә басма вариантының тиражы – 9 мең данә тирәсе. Мамадыш, Арча район газеталарының сайтларына керүчеләр саны да зур, ди ул.

Андрей Кузьмин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының үсеш күрсәткечләренә тукталды. Ул 2016 елда агентлыкны үстерү өстенлекле мәсьәлә булуын шәрехләп, 2017 елга да шушы бурыч күздә тотылуын билгеләп үтте. “Соңгы 8 айда агентлык сайтын куллану өч мәртәбә артты. Апрельдә тәүлегенә 11 мең уникаль кулланучы булса, декабрьдә ул 33,5 меңгә җитте. Бу бик җитди казаныш. 2016 елның декабрендә “Татар-информ” агентлыгы сайтына 831 мең уникаль кулланучы кергән. LiveInternet. мәгълүматлары буенча, бүген агентлык сайты кулланучылар саны буенча республика электрон ММЧлары арасында икенче урынны алып тора”, - дип белдерде ул.

Цитаталар китерү буенча “Татар-информ” Татарстанда - беренче урында, ә Идел буе регионында өченче урында тора.

Андрей Кузьмин август азагында tatar доменында агентлыкның татар телендә Tatar-inform.tatar. яңа сайты эшли башлаганын билгеләп узды. Татар телендә мөстәкыйль сайт буларак тулы куәттә эшләр өчен татар редакциясе штатының киңәйтелүен шәрехләде. Нәтиҗәдә, сайтка керүчеләр саны тәүлегенә 120 кулланучыдан 860 кешегә җиткерелгәнен әйтте. Андрей Кузьмин татар телендә эксклюзив контент артуын, татар телендә матбугат конференцияләре проекты эшли башлаганын, атнасына берничә видеоинтервью уздырылганын, татар лентасында көн саен 100 дән артык яңалык чыгып баруын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100