news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл)» номинациясендә «Кави-Сәрвәр» операсында Кави һәм Сәрвәр рольләре өчен Эльза һәм Артур Исламовлар бүләкләнде.

Лауреатларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды. «Конкуренция булуга карамастан биредә барысы да тату гаилә кебек», - диде Тимур Нагуманов. 

«Без бу бүләк өчен бик шатбыз. Безнең проектыбызга ышануыгыз өчен рәхмәт. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министры Ирада Əюповага, «Кави-Сәрвәр» операсы авторларына рәхмәтләремне җиткерәм», – диде Эльза Исламова.

Тимур Нагуманов шулай ук Әлмәт районы башкарма комитеты исеменнән Әлмәт театрына махсус приз тапшырды.

  • «Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында күрсәтелде. Музыка авторы – Миләүшә Хәйруллина.
  • «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100