news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында концерт вариантында күрсәтеләчәк

«Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында концерт вариантында күрсәтеләчәк

Яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы «Мирас» фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Әсәрнең концерт варианты тәкъдим ителә. Премьера 11 февральгә билгеләнгән.

«Безне зур премьера көтә. Быел Милли мәдәниятләр елында бу спектакль тагын да зуррак мәгънәгә ия. Операның нигезендә күренекле язучы, ТАССР язучылар берлеге рәисе булган Кави Нәҗми һәм аның хатыны, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың фаҗигале тарихы ята», – диде әлеге операга багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Бу әсәрнең фрагментлары беренче мәртәбә Кави Нәҗмигә мемориаль такта ачылганда яңгырагандыр. Аңа Мәдәният министрлыгы да, республика җитәкчелеге дә игътибар итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗади татар яшьләре белән очрашканнан соң әлеге проектка ярдәм итергә карар кылды», – дип проектның алтарихын сөйләде ул.

«Мондый яшьләребез булганда безнең музыка сәнгатендә якты киләчәгебез бар. Алар опера кебек катлаулы жанрда эшли ала. Премьера 11 февральгә билгеләнгән. Әмма мин бу проект моның белән генә тәмамланмас дип ышанам. Безнең максат – бу опера белән мөмкин кадәр күбрәк кешене таныштыру», – диде министр урынбасары.

Композитор Миләүшә Хәйруллина бу операны 2019 елда Айдар Әхмәдиев белән эшли башлавын әйтте. Ул бу операга юлның астан башлануын, өстән заказ булмавын искәртте. «Без Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова тарихы белән илһамландык. Мин опера язганда башка бик күп проектлардан, тәкъдимнәрдән баш тарттым», – диде ул.

Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев Симфоинк оркестр белән бер сәхнәдә чыгыш ясауның үзләрен күп нәрсәдә чикләвен – урынның бик аз булуын әйтте. «Минем бурычым спектакльдә катнашучы артистларның уенын мөмкин кадәр яхшырак оештыру. Мин аларны җырчылар дип кенә йәтмәс идем – алар анда уйныйлар һәм әйбәт уйныйлар», – диде режиссер.

  • Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев. Куючы дирижер – Айрат Кашаев. Спектакль Татарстан дәүләт академия симфоник оркестры белән башкарылачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100