news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова оныгы: Аларны мәхәббәт һәм тугрылык хисе саклап калган

«Бу дус-туган, хезмәттәшләрнең синнән борылулары, авыр сынаулар вакыты булган», — диде Фәридә Нәҗметдинова.

Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова оныгы: Аларны мәхәббәт һәм тугрылык хисе саклап калган
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йортында татар язучысы Кави Нәҗминең 120 еллыгына һәм аның тормыш иптәше — тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмовага багышланган «Аларның сүнмәс уты…» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Оныклары Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова бер-берсен яратканга һәм тугры булганга гаиләләрен саклап кала алуларын әйтте.

«Яшь буынның дәү әти һәм дәү әни язмышына бөтенләй башка яктан игътибар итүләре сөендерде. Мәхәббәт, дуслык хисләренә басым ясаганнар. Нәкъ менә шушы хисләр гаиләне авыр вакытта коткарып кала. Бу дус-туган, хезмәттәшләрнең синнән борылулары, авыр сынаулар вакыты. Перфомансны караганда күз яшьләрен тыеп булмады», — диде Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова.

Кави Нәҗминең оныгы Гүзәл Нәҗметдинова дәү әнисенең лагерьдәге булган хәлләрне сөйләп утыруын искә алды. «Ул аны миңа гына сөйли иде, әтигә бер тапкыр да әйтмәгән, чөнки курыккан. Дәү әтине дә, дәү әнине дә исән чакларын күреп калуыма бәхетлемен», — диде ул.

Музей хезмәткәрләре күргәзмә кичәсен гадәти булмаган форматта әзерләгән: тамашачылар Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов, Сөмбел Ситдыйкова, Илнур Байназаров, Раушания Җиһангирова катнашында перфоманс карады. Перфомансны әзерләүчеләр — Луиза Янсуар, Резедә Гарипова.

Күргәзмәдә Кави Нәҗминең бертуган энесе шахматчы Рәшит Нәҗметдиновка бүләк иткән шахматлары, фарфордан ясалган савыт, «Язгы җилләр» романының кулъязмасы, энесе Тәлгать Нәҗметдиновның 1940 елда Кави Нәҗми һәм хатыны Сәрвәр иреккә чыккач язылган хаты бар.

«Хатында ул аларның иреккә чыгуына сөенүен белдерә. Шунысы кызык: ул хатны рус телендә хаталар белән язган. Шулай булса да, Тәлгать абый аларга каршы чыккан кешеләрне яла ягучылар дип атый. „Совет илендә бергәләп матур итеп яшәячәкбез“, — дип өметен белдерә», — дип аңлатты Татар китабы йорты Айдар Шәйхин.

Күргәзмәгә төрле чор хатлары һәм документлары куелган. Шуларның берсе — Муса Җәлилнең хатыны Әминә Гомәрованың Җәлилнең исемен кайтару, тарихта «кара тап»ны бетерү хакында Кави Нәҗмигә язган хаты. «Бу вакытта Җәлилнең берничә блокнот шигырьләренең кайтуы билгеле була. СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев белеп ала һәм Кави Нәҗмигә Җәлил мәсьәләсе буенча фикер-киңәш сорап яза», — ди ул.

«Кави абыйларның әти-әнисе вафат булгач, ул энесе белән сеңлесен Казанга алып килә, Рәшит абый хәзерге Татар китабы йорты бинасында ике ел тәрбияләнә. 1920 еллар тирәсендә монда балалар йорты була. Аның тарихын белеп бетермибез. Бердәнбер чыганак — Рәшит Нәҗметдинов хатирәләре», — диде Айдар Шәйхин.

ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина күргәзмәнең мәхәббәт һәм тугрылыкка ышанучылар өчен булганын әйтте. «Шушы ике хис тормыштагы иң авыр мизгелләрне кичерергә ярдәм итә. Милли музейда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага багышланган коллекция саклана. Бу безнең өчен зур байлык», — диде ул.



Галерея: Язучы Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган кичәдән фоторепортаж

Документларны Кави Нәҗминең гаиләсе тапшырган. Күргәзмә Татар китабы йортында ун көн дәвам итәчәк. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100