Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Кәүсәр» кооперативы рәисе чит ил үрдәгенең «Благовар» токымлы үрдәктән аермасын әйтте
Фәрит Хәйретдинов инбридинг яклы түгел – генетик яктан тыгыз бәйләнешле организмнарны катнаштырудан барлыкка килгән токымны ул өнәми.
«Рамай» компаниясе директоры, «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Фәрит Хәйретдинов инглиз, француз токымлы үрдәкләр үрчетә. Ул чит ил үрдәгенең Россиянең «Благовар» токымлы үрдәгеннән аермасын әйтте.
«Алар ит, май структурасы башка булуы белән кызыклы, түшләрендә итләре дә яхшы, безнең «благовар» үрдәгенең мае күп, түш ите аз, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фәрит Хәйретдинов инбридинг яклы түгел – генетик яктан тыгыз бәйләнешле организмнарны катнаштырудан барлыкка килгән токымны ул өнәми. «Чит илләр селекция белән шөгыльләнгән, ә бездә селекция дә, фән дә аксады. Бу 80-90 нчы еллар, бу вакытта французлар безнең студентларны сатып алып, селекция белән шөгыльләнгән. «Абый белән сеңелкәш»не катнаштырмаганнар, иң яхшы, сәламәт кошларны сайлаганнар», - диде.
Кооператив рәисе ел саен токымнарны алмаштыруларын, август-сентябрьдә ата һәм ана үрдәкләр алып кайтуларын, аларның ел ярым диярлек йомырка салуларын әйтте. «Татарлар үрдәк ярата, бәйрәмгә яратып пешерәләр. Соңгы 4-5 елда без бәяләрне дә күтәрмәдек», - диде.
«Елына уртача 4-5 мең тонна үрдәк ите җитештерелә. Быел 5 млн үрдәк булса, 2 кг га тапкырласак, 10 мең тонна чыгачак, бер өлешен читкә сатабыз. Бүген барлыгы 84 төр ит эшләнмәсе җитештерәбез. Россиядә безнең эшләнмәләр Сахалиннан Калининградка кадәр чыга. Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстанга беренче партияләр китте«, - дип белдерде Фәрит Хәйретдинов.
«Ихтыяҗ зур, күп сорыйлар, аның кадәр үк җитештереп өлгереп бетеп булмый әле. Төп бурыч – хәзер Франция, Бельгия, Швейцарияга чыгару, алар кабып карады, бик ошаттылар, пандемия генә бераз комачаулады«, - диде эшмәкәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз