news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каты куллы Әгерҗе кызы халыкара класслы Россия спорт мастеры булды

Бу көннәрдә ул туган авылы Көчектә һәм Әгерҗедә узачак Сабантуйларына әзерләнә.

Әгерҗе, 14 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Көчек авылында туып-үскән, кечкенәдән кул көрәше белән мавыгып, күп тапкыр Татарстан, Россия, Европа, Дөнья чемпионнары булган Миләүшә Гыймрановага Россиянең спорт министрлыгыннан Россиянең халыкара класслы спорт мастеры таныклыгы һәм күкрәк билгесе кайтты, дип яза җирле басма.

Әлеге олы бүләкне аңа Чаллыдагы “Витязь“ спорт мәктәбендә зурлап тапшырдылар. Миләүшә хәзерге вакытта В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллыдагы филиалында магистратурада белем ала. Бу көннәрдә ул туган авылы Көчектә һәм Әгерҗедә узачак Сабантуйларына әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot