news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Каты көнкүреш калдыкларыннан быел 12,7 мең тоннага кимрәк икенчел чимал алынган

Муниципаль берәмлекләр моннан оттыра гына, чөнки полигоннар вакытыннан алдарак тула, акча китерергә тиешле икенчел материал чүплеккә озатыла, ди министр Ә.Садретдинов

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан шәһәрләре һәм район үзәкләре территорияләрендә, 10 октябрь мәгълүматлары буенча, каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру буенча Казан (3 линия), Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Буа, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Чирмешән, Арча, Лениногорск, Апас, Актаныш, Балтач, Байлар Сабасы һәм Менделеевскида барлыгы 19 комплекс гамәлдә һәм аларның куәте елына 881 мең тонна тәшкил итә. Быел 9 айда Менделеевск, Апас, Актаныш, Саба, Балтач, Алексеевскида яңалары кулланылышка тапшырылган булса, Балык Бистәсе, Сарман, Аксубай, Мөслим, Әгерҗедә андый комплекслар төзелә генә әле.

 Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов министрлыкның коллегия утырышында ясаган докладында шушы мәсьәләгә аерым тукталып, проблемалы ягын ачты. Аның сүзләренчә, комплексларга шушы вакыт эчендә нибары 72,3 мең тонна каты калдык-постык китерелгән һәм шуннан 7,5 мең тонна гына икенчел чимал буларак аерып куелган, ә былтыр 9 айда 105,9 мең тонна чүп-чардан 20 мең тонна икенчел чимал материал аерып алынган булган.

Әлеге проблеманың асылын министр быел Әлмәттәге комплексның прессы сафтан чыкканга, 1 гыйнвардан 20 апрельгә кадәр аның бөтенләй туктап торуы сәбәпле, каты көнкүреш калдыклары сортларга аерылмый гына полигоннарга чыгарылудан һәм Азнакайдагысының җитәкчелегендә эчке тарткалашлар комплексның тулы көченә эшләвенә комачаулавыннан күрә. «Эшнең болай барышыннан муниципаль берәмлекләр үзләре оттыра гына, чөнки, беренчедән, полигоннар вакытыннан алдарак тула, икенчедән, акча китерергә тиешле икенчел материал чүплеккә озатыла һәм, иң мөһиме, алар экологик зыян китерә», - дип басым ясап әйтте Ә.Садретдинов. Шунлыктан, министр сортларга аеру комплексларының эшчәнлеге нәтиҗәләре, тулы куәтләренә кулланмау сәбәпләре һәм шуларны бетерү өчен күрелергә тиешле конкрет чаралар буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына караган территориаль идарә башлыкларыннан хисап тотуларын таләп итте һәм 1 ноябрьгә кадәр вакыт бирде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100