news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Каты файдалы казылмаларның яңа классификациясе әзерләнә

Ул 2018 елда гамәлгә кертелергә мөмкин

 (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Классификация дәүләт балансы исәпкә ала торган 200дән артык төр файдалы казылма байлыкларын раслау мәсьәләләрен көйли, дип хәбәр итә РФТабигать байлыклары һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Яңа классификациянең принципиаль аермасы чыгарыла торган байлыклар категориясен аерудан һәм ятмаларны куллануның техник проектларын эзләп табылган хәзинәләрне раслауга кадәр үк әзерләү мөмкинлегеннән тора. Яңа классификацияне куллану Россия Федерациясе Дәүләт хәзинәләре балансындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм минераль чимал базасын үстерүне дәүләти планлаштыруның сыйфатын, аерым алганда, чыгару кимәлләрен һәм барлык төр каты файдалы казылма хәзинәләрен яңадан торгызу, яңа таулы-индустриаль районнарын үзләштерү кимәлләрен күтәрергә булышачак, дип аңлата ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа классификация 2018 елда гамәлгә кертелергә мөмкин. Россиядә 2006 елдан гамәлдә булган классификация, асылда, чыгарганда югалтуларны исәпкә алмыйча, геологик запасларны гына исәпкә ала. Шул ук вакытта аерым файдалы казылма төрләре буенча югалтулар шактый зурлыкта. Аерым алганда, тозлар буенча - 70%ка кадәр, файдалы казылмаларны җир астыннан чыгарганда – 30%ка кадәр. Гамәлдәге классификация дәүләт һәм бизнес интересларын исәпкә ала, JORC (Австралия күмер ресурсларын бәяләү һәм классификацияләү кулланмасы) классификациясенә максималь якын китерелгән, ә күпчелек компанияләр хәзер хәзинә аудитларын шуның буенча үткәрә. Яңа бәяләү системасы чынлыкта чыгарыла ала торган запасларны дәүләт балансында исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot