Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Каты авырулы балаларны дәвалау урынына очуны бушлай итәргә тәкъдим ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каты авырулы балаларны дәвалау урынына баруны һәм кире кайтуны бушлай итәргә тәкъдим итте. Бу карар норматив хокукый актлар порталында чыкты.
Ведомствода аңлатуларынча, сүз онкологик, гематологик һәм иммунологик авырулары , шулай ук хроник бөер җитешсезлеге булган инвалид балалар турында бара. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әгәр поездда бару вакыты 12 сәгатьтән артык булса яки 1 мең чакрым тәшкил итсә, аларга дәвалау урынына бушлай авиаочыш мөмкинлеген тәкъдим итә.
Хәзер мондый ташламалардан нигездә арка мие авырулары яки имгәнүләре булган инвалид балалар файдалана ала, шулай ук тимер юл элемтәсе булмаса яки очыш тимер юл транспорты белән йөрүдән арзанрак булса бушлай очу мөмкинлеге бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз