news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча эшен туктатты

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча эшен туктатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябылды. Бирегә килүчеләр өчен боз мәйданчыгы да, тимераякларны прокатка бирү пункты да эшләми, дип хәбәр иттеләр Казан парклары һәм скверлары дирекциясе Телеграм-каналында.

Чикләүләр һава шартлары начар булу сәбәпле кертелгән. Белгечләргә бозны кардан чистартырга һәм аны куркынычсыз хәлгә китерергә кирәк булачак.

Шәһәр кешеләре һәм туристларга техник эшләр тәмамланганчы бозга кермәскә киңәш итәләр. Шугалакның кайчан ачылачагы хакында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot