Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Катнаш халыклы Зеленая Роща авылы мәчетендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан татар әни-әбиләрен тәбрикләү кичәсе узды
^Катнаш халыклы Зеленая Роща авылы мәчетендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан татар әни-әбиләрен тәбрикләү кичәсе узды
(Ульяновски, 9 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең катнаш халыклы Зеленая Роща авылы мәчетендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан татар әни-әбиләрен тәбрикләү кичәсе узды. Чара мәчет бинасында үтте. Ул биредә милләттәшләребез өчен гыйбадәтханә генә түгел - Мәдәни үзәк булып та хезмәт итә. Аны ачу тантанасында да “Туган тел” оешмасы вәкилләре шундый теләк белдергәннәр иде. Һәм шулай булып чыкты да, шөкер. Шулай да Мәхмүт хәзрәткә моның өчен күп көч түгәргә туры килгән. Аның абруйлы һәм гадел кеше булуы аркасында гына тормышка ашкан бу тәкъдим.
Биредә авыл татар халкын борчыган мөһим мәсьәләләр буенча җыелышлар оештырыла. Шунда ук татар теле буенча дәресләр алып барыла. Ә иң мөһиме – нәниләребез өчен мәдрәсә эшли һәм ике төркемдә 24 бала Ислам дине кануннарын үзләштерә.
Ир-ат затының, җыелып, хатын-кызларыбызны 8нче март бәйрәме белән тәбрикләве дә очраклы хәл түгел. Шушы соңгы очрашуда яшь буынга милли тәрбия бирү чаралары турында фикер алышу да булды. Әлбәттә инде, бәйрәм уңаеннан, милли ризыклар белән сыйландылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз