Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Катнаш халыклы Бирючевка авылында гыйбадәтханә эшли башлады
Катнаш халыклы Бирючевка авылында гыйбадәтханә эшли башлады
(Ульяновски, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсенең Ульянов районы Бирючевка авылы мөселманнары өчен гыйбадәтханә йорты ачылды. Имам вазифаларына Һарун бабай алынды, ә мөәзин итеп Әсгать агай сайланды. Җыелган халык мондый шартлар тудыручыларга олуг рәхмәтләрен белдерде.
Бирючевка авылы “катнаш халыклы” дип саналса да, һәм гамәлдә шундый булса да, аның саф татар авылы булганлыгы әле дә халык хәтерендә. Заманында ул алпавыт Абушаев утары булган. Бу авыл бакчасында үскән татлы һәм сусыл җиләк-җимеш патша өстәлләрен бизәгән. Риваятьләр буенча, татар-мөселман үстергән алма-җиләкләрдә патша хәзрәтләре аеруча тәм тапкан, имеш.
Тора-бара данлыклы авыл “интер”лашкан, мәчетсез дә калган. Бары тик авыл халкының горурлыгы, хозурлык чыганагы “Өчкүл” генә сакланып калган. Калкулыкка менеп карасаң, бу күл мәчетне хәтерләтә: манарасы да, төп бинасы да ачык күренә. Ә чын мәчет авылда юк. Моңа кадәр җомга һәм гает намазларына халык Рөстәм ага Юнысовның өенә җыела иде. Моның өчен авыл халкы аңа бик тә рәхмәтле.
Ләкин әлеге мәсьәлә дә хәл ителде. “Абушаев” исемле агрофирма директоры Рәфис Гайнетдинов Үзәк контораның зур бер бүлмәсен гыйбадәт бүлмәсенә җайлаштырды. Газ белән җылытылучы зур бүлмә кунак өедәй күркәм һәм зәвык белән бизәлгән. Тәрәзә пәрдәләре – әбиләр бүләкләре, ә идәндәге келәмнәр – шул ук Рәфис Гайнетдиновтан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз