news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Катлаулы икътисади хәл Казанда 2015 елгы дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә үткәрергә комачауламаячак - Сальников

РФ Спорт министрлыгында 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлеккә багышланган очрашу узды

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Илдәге катлаулы икътисади хәл 2015 елның август аенда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын иң югары дәрәҗәдә үткәрергә комачауламаячак. Бу хакта Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Бүген РФ Спорт министрлыгында 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлеккә багышланган очрашу узды. Фикер алышуларда Россия спорт министры Виталий Мутко, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

"Министрлыкта узган очрашуда финанслау темасы күтәрелде. Бөтенесе дә Казанда дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрүгә берни комачауламаганны тели. Тагын аның спортның су төрләре буенча иң яхшы дөнья чемпионаты булуны телиләр, - диде Сальников. - Очрашу техник характерда узды. Стадионда бассейн урнаштыру, трибуналар һәм кайбер конструкцияләр кую турында фикер алышынды. Кайбер төзәтмәләр кертелде. Әзерлек план буенча бара", - дип өстәде ул.

Искәртеп узабыз: спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак.          

news_right_1
news_right_2
news_bot