news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Катлама - Пенза татарларының милли ризыгы Сабан туенда тәкъдим ителде

"Пәрәмәч белән беррәттән, катлама Пенза өлкәсендә табын түрендә", - ди оста Сафура Дебердеева.

(Пенза өлкәсе, 22 июль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бәйрәмдә 45 мең кеше катнашыр дип көтәләр. Россиянең 20дән артык төбәгеннән чакырылган кунаклар 21 июльдә үк җыела башлаган иде. Барлыгы 500 кешелек делегацияләр, шул исәптән артистлар. Кич белән Татарстан сәнгатькәрләре авыл үзәгендә урамда зур сәхнә корып, җирле халыкка концерт куйды.

«Концертка халык хаҗдан да күбрәк җыелды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Урта Әләзәндә гомер итүче Сафура апа Дебердеева. – Безнең яшьлектәге бөтен матур җырларны җырладыр, бигрәк матур биеделәр».

9 мең кеше яшәгән бу авылның үзәге – урта әләзәнлеләрнең җыелу урыны. Ел саен хаҗга баручыларны биредән озаталар, аннан соң шулай ук каршы алалар. Быел хаҗга 125 кеше китәргә әзерләнә.

Элек совхозда эшләгән, хәзер пенсиядә булса да, Сафура апа Дебердеева эшсез бер минут та тормый - пекарняда эшли. Ул Әләзәндә җирле татарларның яраткан милли ризыгы – катлама пешерү остасы буларак та танылган. Сабан туе мәйданында Пенза татарлары көнкүреше белән таныштыручы күргәзмәгә дә ул күп итеп катламалар пешергән.

«Ирем күптән түгел дөнья куйды. Дүрт кызым – Гөлсем, Гөлсинә, Мәрьям, Гүзәл - барысы да тормышта, укып чыгып, үз гаиләләрен кордылар. Дүртесе дә Урта Әләзәндә 1нче мәктәптә укытучы булып эшлиләр. Хәзер каенанам Таифә белән яшим. Олы яшьтә булса да, катламаларны пешергәндә ярдәм итә: озын тасма итеп киселгән камырны майда пешергәндә урарга булышып торучы кирәк», - дип сөйли Сафура апа.

«Катламаны үзем килен булып төшкән елларда пешерергә өйрәнгән идем. Бәйрәмнәрдә туганнарга табынга күчтәнәчкә әзерли идем. Шундый осталыгың бар дип, бүген авылдашларым заказга пешерергә сорап тора. Өлгер генә. Оялып кына башланган эш. Бик яраталар, сорыйлар. Бер катламаның бәясе 25 сумнан китә: табышы зур түгел, мәшәкате күбрәк, әлбәттә. Яратып пешерәм. Казанга күчтәнәчка 100 катлама пешереп барган идем: бу нинди ризык дип шаккаттылар. Катлама - татарларның берникадәр кош теле, чәчәк кебек ризыкларына охшаган, Әләзән ягының пәрәмәч белән беррәттән йөргән милли камыр ашы ул», - дип аңлата Сафура апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100