news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналарын видеокамералар күзәтә

Марина Патяшина Татарстанда изоляция режимын бозучыларга карата барлыгы 19 мең 508 беркетмә төзелгәнен әйтте.

Катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналарын видеокамералар күзәтә
Рамил Гали

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән бәйле катгый изоляциядә булырга тиешле кешеләрнең машиналарын видеокамералар күзәтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Изоляция үтәргә тиешле 7 647 кешенең машиналарын Эчке эшләр министрлыгы видеокамералар ярдәмендә күзәтә. Әгәр камера мондый машинаны ачыкласа, хокук саклау органнары руль артында кем булганын ачыклау буенча эш уздыра», — диде ул.  

Марина Патяшина Татарстанда изоляция режимын бозучыларга карата барлыгы 19 мең 508 беркетмә төзелгәнен әйтте. Соңгы тәүлектә генә дә 841 беркетмә рәсмиләштерелгән. Болар битлекләр булмау, изоляция режимын бозу, өйдән чыгарга рөхсәт биргән ялган белешмәләр ачыклану сәбәпле төзелгән беркетмәләр.

403 беркетмә нигезендә, балаларын урамда йөрергә чыгарып җибәргән ата-аналар җаваплылыкка тартылган. Коронавирус турында ялган мәгълүмат таратучыларга карата 32 беркетмә төзелгән. 86 беркетмә өй адреслары буенча катгый изоляциядә утырырга тиешле кешеләргә карата рәсмиләштерелгән. Бу чит илдән кайтканнар, коронавируска шик төшкән һәм авыручылар белән контактта булган кешеләр.

Марина Патяшина коронавирус белән бәйле чикләү режимына кагылышлы 14 җинаять эше дә кузгатылганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100