news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия делегациясе Катарда Коръән укучылар халыкара конкурсын ябу тантанасында катнашты

Катар башкаласы Дохада Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов Коръән укучылар арасында халыкара конкурска нәтиҗә ясауда катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска дөньяның 26 иленнән Коръәнне укучы 80 иң көчле кеше җыелган. Финал этабына 10 иң яхшы хафиз чыкты. Абруйлы жюри карары буенча Мисырдан Мөхәммәд Саад Абдель Җәлил җиңүче дип танылды.

Катар дин эшләре министрының урынбасары, Кәръән укучылар конкурсын оештыру комитеты рәисе Насер бин Йосыф Аль-Сулейти сүзләренчә, әлеге бәйге номинацияләр күп булуы белән аерылып тора, шуңа күрә оештыручылар ир-атлар һәм хатын-кызлар, Коръәнне тәҗрибәле укучылар һәм яңа укый башлаучылар өчен аерым секцияләр булдырды.

Конкурс җиңүчесе Мөхәммәд Сааду Абдель Җәлилгә 27 яшь, ул Изге Коръән уку һәм табигый фәннәр көллиятенең соңгы курс студенты. Аның сүзләренчә, ул 2019 елда Мисырда Порт-Саидта Изге Коръәнне ятлау буенча халыкара конкурста беренче урынны алганнан соң, әлеге халыкара конкурста катнашу хокукы алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100