Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Катар Россия гражданнары өчен гадиләштерелгән виза режимын тәкъдим итә
2016 елда Катарда Россиядән 66 мең турист булган.
(Казань, 9 август, “Татар-информ”). Катар хөкүмәте чәршәмбе көнне 80 ил, шул исәптән Россия туристлары өчен дә гадиләштерелгән виза режимын кертү турында белдергән. Бу хакта илнең Visit Qata дәүләт туристик порталында хәбәр ителә, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.
Басылган исемлек нигезендә, 33 ил гражданнарына моннан соң күп кабатланмалы виза 180 көнгә бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта алар илдә тулаем 90 тәүлек була. 47дәүләт исемлегендә, алар арасында Россия, АКШ, Белоруссия һәм Украина да бар, керү документы 30 көнгә аэропортка килеп төшкәч һәм бер айга озынайту мөмкинлеге белән бирелә.
Катарга Россия гражданнары өчен гадиләштерелгән виза режимы турында Эчке Эшләр министрлыгында июнь ахырында җиткергәннәр иде инде. Статистика мәгълүматлары буенча, 2016 елда Катарда Россиядән 66 мең турист булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз