Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Катар министры Татарстан мәдрәсәләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте
Бу көннәрдә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре делегациясе Катарның вакыфлар министрлыгы оештырган гарәп теле курсларында катнаша. Кичә алар Катар дәүләтенең вакыфлар министры Ганем бен Шаһин әл-Ганем белән очрашты. Татарстан делегациясе республика Мөфтие Камил хәзрәттән олуг сәламнәр җиткерде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар фикер алышты, үз эшчәнлекләре буенча белемнәр һәм тәҗрибәләр белән уртаклашты – бу исә ике як арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Министр Ганем бен Шаһин әл-Ганем Татарстанга сәфәрен искә алып үтте – ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI Халыкара икътисадый форумы үткән көннәрдә Болгар ислам академиясендә булды, шулай ук Татарстан Мөфтие исеменнән тантаналы төшке ашта катнашты. Ул ассызыклаганча, аңа Татарстандагы кунакчыллык истә калырлык булган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз