news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Катар делегациясе Казанда футбол мундиален оештыру тәҗрибәсен өйрәнә

Катардан 18 кеше, IT паркта булып, шәһәр матбугат үзәгендә эш тәртибе белән танышты.

Катар делегациясе Казанда футбол мундиален оештыру тәҗрибәсен өйрәнә
Михаил Захаров

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2022 елда футбол буенча дөнья чемпионаты Катарда узачак. Шул нисбәттән, Катар делегациясе Россия шәһәрләрендә чемпионатны оештыру тәҗрибәсен өйрәнә. Бу көннәрдә алар Казанда.

Алар IT паркта – шәһәр матбугат үзәгендә журналистларга тудырылган шартлар белән танышты. Матбугат үзәге җитәкчесе Эльвира Әхмәтова журналистлар өчен эш зонасында компьютер белән җиһазландырылган 80 урын булуын әйтте. “Биредә көн саен 2-3 матбугат конференциясе уздырыла. Монда Татарстанның инвестицион, икътисади, туристик потенциалы турында сөйлиләр. Чемпионат дәвамында 70ләп спикер чыгыш ясаячак. Бу - фән, мәдәният эшлеклеләре, Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы депутатлары, чемпионат илчеләре һәм башкалар. Барлык матбугат конференцияләре инглиз теленә тәрҗемә ителә. Биредә, шулай ук, 11 шәһәрне тоташтыручы видеоконференцияләр уздырыла”, - диде. Зур экранда барлык 64 матч трансляцияләнүен белдерде. Туклану зонасында менюның гел үзгәреп торуын һәм журналистларга бушлай хәләл ризык бирелүен әйтте.

Катарның күзәтүчеләр төркеме координаторы Заид Мосави микс зонада журналистлар белән аралашты. Аның әйтүенчә, әзерләнергә вакыт күбрәк булсын дип, Катар чемпионатны 2022 елда уздыруга дәгъва кылган булган. “Без хәзер әзерлек детальләрен, транспорт белән тәэминатны җентекләп өйрәнәбез. Шәхсән мин әзерлек командасының әгъзасы булып торам. Без Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда чемпионатны оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне туплау белән шөгыльләнәбез”, - дип белдерде.

Заид Мосави “Казан-Арена” стадионында булганнарын әйтеп, хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Кичә без стадионны карап йөрдек. Ул бөтен командага ошады. Бик шәп стадион. Бу - без кайчан да булса күргән стадионнарның иң яхшысы. Урнашкан урыны да, тавыш таралышы буенча да бик ошады”, - дип бәяләде.

Катар кунагы сүзләренчә, алар стадионга, чемпионатка әзерлеккә генә түгел, шәһәрнең үзенә дә игътибар итәләр. Заид Мосави Казанда мөселман өммәте булуы белән дә Татарстан башкаласының үзләре өчен якын булуын әйтте. “Без Колумбия җанатарлары белән дә аралаштык, аларга да монда бик ошаган. Без пәнҗешәмбе көнне фан-зонага барырга ниятлибез, иртәгә исә, “Казан-Арена” стадионына матчка барырга җыенабыз”, - диде ул. Заид Мосави Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка рәхмәтен җиткереп: “Ул безне җылы каршы алды, мәгълүмат тупларга безгә гел ярдәм итә”, - диде.

Заид Мосави Катарда бер стадион төзелеп беткәнен, икесе төзелеп килүен, аларның 2019 елга әзер булырга тиешлеген белдерде. “Катар – кечкенә ил. Стадионнар арасы 7 км дан артмаячак, кунакханәләр дә стадионнарга якын урнашачак. Бездә дөнья дәрәҗәсендәге аэропорт, яхшы кунакханәләр бар. Туристларны, җанатарларны түземсезлек белән көтәбез”, - диде.

Заид Мосави, быелгы чемпионатта Согуд Гарәбстаны, Мисырның Россия белән матчларда җиңелүләренә борчылдыгызмы, дигән сорауга төгәл җавап бирергә теләмәде. Бары тик, 2022 елда җиңәргә тырышырлар, диде. Ә быелгы чемпионатта Россия командасына уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100