news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Катар делегациясе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңартылган тарихи бинасын карады

Катар делегациясе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңартылган тарихи бинасын карады
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Кичә Татарстан мөфтиятендә шәех Абдалла бин Зәйд Әл-Мәхмүд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге директоры Салех бин Али әл-Ахн әл-Марри җитәкчелегендәге Катар делегациясе булып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чит ил кунаклары арасында шулай ук Катар университеты шәригать факультеты ислам тикшеренүләре кафедрасы доценты Яхъя Хамад әл-Нуайми, Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы шәригать белгече Мөхәммәд Мәхмүд әл Мәхмүд, Катарның Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы Дәгъвәт һәм ислам эшләре институты рәисе Науаф Фәхд әл-Отейби, шәех Абдулла бин Зәйд исемендәге Ислам мәдәнияте үзәгенең ислам мәдәнияте бүлеге җитәкчесе Әхмәд Абдулрәхим әт-Таххан бар иде. Катар делегациясен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Ул Татарстан Диния Нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү, нәшрият эшчәнлеге, мәгърифәтчелек һәм белем бирү өлкәсендәге соңгы казанышлары һәм проектлары турында сөйләп узды. Әңгәмә барышында ислам мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында да фикер алыштылар.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Нәзарәттә булу барышында Катар делегациясе «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә дә кереп чыкты. Кунаклар уку йортының яңартылган тарихи бинасын карады, уку-укыту гамәлгә ашырыла торган шартлар белән танышты – уку сыйныфларын, кабинетларны, китапханәне, музейны карадылар. Моннан тыш, мәдрәсәдә делегация шәкертләр белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot