Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Катар әмире Венгриягә килә, ул анда Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга мөмкин
Катар әмире шәех Тамим бен Хамад Әл Тани самолетта Венгриягә очты, әлеге илдә аның Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашуы планлаштырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Шәех Тамим бен Хамад Әл Тани бүген иртән рәсми визит белән Венгриягә юл тотты», - диелә Якын Көнчыгыш дәүләте башлыгы канцеляриясе белдерүендә.
Кичә канцеляриядә Тамим бен Хамад Әл Таниның Венгриягә сәфәр кылачагы, аның барышында Президент Каталин Новак һәм Премьер-министр Виктор Орбан белән очрашырга ниятләве хакында белдергәннәр иде.
Моннан тыш, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган да Венгриягә килергә тиеш. Германиянең Bild газетасы мәгълүматлары буенча, Будапештта Төркия һәм Катар лидерлары, шулай ук Россия ягы вәкиле буларак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа ашлык килешүе турында сөйләшүләр узарга мөмкин.
«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз