Испаниянең Каталония провинциясендәге Льорет-де-Мар шәһәрендә Пиреней ярымутравы территориясендәге төрки халыкларның татар-башкорт ассоциациясе, Covid-19 аркасында кертелгән чикләүләр алынганнан соң беренче массакүләм чарада катнашып, үз эшен башлады. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Ассоциацияне оештыручы һәм президенты Айсинә Әхмәдиева сөйләде.
Пиреней ярымутравы территориясендәге төрки халыкларның татар-башкорт ассоциациясе, ул билгеләп үткәнчә, 2021 елның маенда ук үзәк органда теркәлгән, әмма ковид чикләүләре аркасында 2023 ел башыннан гына эшли башлаган. Шәһәр мэры Хаум Дульсат Родригес чакыруы буенча җәмгыять Revetlla de la Capital de la Cultura фестивалендә катнашкан, бу якынча «Мәдәни башкала фестивале» дип тәрҗемә ителә. Льорет-де-мар курорт шәһәре быел Каталония төбәгенең мәдәни башкаласы итеп сайланган.

Фото: Айсинә Әхмәдиевадан алынды
«Әгәр Ассоциациянең эшчәнлеген устав максатлары һәм башлангыч планнары белән туры китереп «үстереп җибәрү» барып чыкса, Испаниягә күченгән ватандашларга көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә консультацияләр бирергә һәм ярдәм итәргә, күргәзмәләр һәм мәдәни алмашулар оештырырга, милли мәдәният өлкәсендә чаралар һәм акцияләр – фестивальләр, конкурслар, смотрлар, күргәзмәләр, мемориаль кичәләр һәм башка чаралар үткәрергә, шул ук вакытта, Россиядә туристлык өлкәсендә Испания гражданнарының артуына ярдәм итәргә телибез», – дип аңлатты Әхмәдиева.

Фото: © Айсинә Әхмәдиевадан алынды
Испания шәһәрчеге мэриясе Ассоциациягә, фестивальнең башка катнашучыларына кебек үк, павильонны бушлай биргән. Ассоциация җирле каталонлыларны традицион татар ризыгы – гөбәдия, шулай ук халык костюмнары һәм көйләре белән таныштырган (Испаниягә Башкортстаннан күченгән Айсылу һәм Миннис җырлар һәм биюләр башкарган). Пиреней ярымутравы территориясендә төрки халыкларның татар-башкорт ассоциациясе павильонында Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының тарихи, мәдәни, милли, спорт тормышы турында карталар, әләмнәр, китаплар, буклетлар, шулай ук халык һөнәрләре эшләнмәләре һәм сувенирлар тәкъдим ителгән.