news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Касыйм шәһәрендә Хан мәчетен төзекләндерәчәкләр

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин 2014 елдан бирле Россия Мәдәният министрлыгына Касыйм шәһәрендәге ислам мәдәнияте архитектурасы һәйкәлләренә реставрация үткәрү турында мөрәҗәгатьләр оештырган.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә реставрация эшләре башланачак.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты рәисе-җитәкчесе урынбасары Илдар Нариманов һәм Касыйм шәһәре округы администрациясе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Андреева белән очрашып, Россия халыкларының Касыйм шәһәрендәге федераль әһәмияткә ия өч объектында реставрация эшләре турында сөйләште. Әлеге объектлар — Хан мәчете һәм мөселман өммәтеннән булган Шаһ-Гали хан белән Әвган-Мөхәммәд солтанның төрбәләре. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Илдар Нуриманов әйтүенчә, хәзерге вакытта Хан мәчете буенча реставрацияне башлар алдыннан кирәкле проект-смета документациясе әзерләнә. Ике төрбә буенча проект документлары Россиянең Мәдәният министрлыгында инде килештерелгән. Быелның язында Шаһ-Гали хан һәм Әвган-Мөхәммәд солтан төрбәләрен реставрацияләү эшләрен үткәрүгә конкурс көтелә. 

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин 2014 елдан бирле Россия Мәдәният министрлыгына Касыйм шәһәрендәге ислам мәдәнияте архитектурасы һәйкәлләренә реставрация үткәрү турында мөрәҗәгатьләр оештырган. Алты елдан соң бу гаризалар кабул ителгән.

Россия халыкларының мәдәни мирасы елында, Хан мәчетен реставрацияләү алдыннан, анда җомга намазын уку планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100