news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Токаев Миңнехановның Казахстан-Россия мөнәсәбәтләре үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте

Токаев Миңнехановның Казахстан-Россия мөнәсәбәтләре үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүген Астанада Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаевның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, очрашу барышында Касыйм-Жомарт Токаев Татарстан Рәисенә Казахстан-Россия мөнәсәбәтләрен үстерүдә һәм төбәкләр арасында үзара файдалы партнерлыкны ныгытуда актив катнашканы өчен рәхмәт белдергән.

Фото: © rais.tatarstan.ru

«Мин Сезнең Төньяк Казахстан һәм Костанай өлкәләрендә булганыгызны беләм. Сезнең Казахстан территориясендә предприятиеләр ачуга бәйле планнарыгыз бар. Без бу планнарны хуплыйбыз. Һәм һәрвакыт Татарстанның Казахстандагы барлык башлангычларына ярдәм итәчәкбез», - диде Казахстан Президенты.

Касыйм-Жомарт Токаев шулай ук машина төзелеше, комплектлау детальләре җитештерү һәм нефть-газ химиясе өлкәсендәге уңышлы хезмәттәшлекне искәртте, «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре белән уртак инвестиция проектларын аерым билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot